28 августтаГ.Тукайның әдәби музеенда Татарстан Республикасы һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Резидә Ямалиның күргәзмәсе ачыла. Бу чара Республика көненә багышлана.
Рәссам үз картиналарында татар авыллары тормышын тасвирлый. Материалны республика буенча сәяхәтләре вакытында туплый, аеруча бөек шагыйрь туган Арча төбәге авылларын, анда яшәүче халык вәкилләрен яратып сурәтли.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте