27 августта «Комсомольская правда» газетасының матбугат үзәгендә Казан камера оркестрының яңа концерт сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясе була.
«La Primavera» коллективы 2014-2015 еллар сезонында 60тан артык концерт уздыруны күздә тота. Оркестрның фестивальләре, гастрольләре, хәйрия проектлары, яңа программалары турында аның сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Рөстәм Абәзов, директоры Эльмира Галимова һәм музыкантлар сөйләячәк.
14.00дә башлана.
89872356688, (843) 516 86 80, 516 86 81,
Аккредитация: laprimaverakz@mail.ru, rozalina.mir@rambler.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте