23 августта Мәскәүдә беренче тапкыр татар телендә «Ак бүре» операсы концерт буларак башкарылды. Аның авторлары: композитор Зөлфия Рәүпова һәм шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтов.
Мәскәүдә премьера Мәскәү Халыкара музыка йортының Театр залында узды. Концертка шәһәрнең күпсанлы татар диаспорасы вәкилләре җыелган иде. Алар операны бик җылы кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте