26 августта 16.00дә Казахстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык рәссамы Камил Муллашевның «Ефәк юлының төсләр балкышы» Рәсем. Скульптура» дигән күргәзмәсе ачылда.
Экспозициядә рәссамның эшләреннән тыш, быелның 7 июнендә Астана шәһәрендә уздырылган «Казан – төрки дөнья башкаласы» конкурсында җиңү алган балалар иҗат җимешләре дә куелачак.
Рәссамның барлыгы 63 эше һәм балаларның 30 рәсеме күрсәтелә.
Күргәзмә 28 сентябрьгә кадәр эшли.
5678-043, 5678-058, galereya.hazine@mail.ru
Сайт: www.izo-museum.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте