14 августта 15.00дә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Хатын кызлар - сәнгатьтә» дигән ике күргәзмә каталогын тәкъдим итү була. Бу каталоглар белән Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее үз басмалары сериясен ача. Майда – августта «Хәзинә»дә ике хатын-кыз рәссамның йөз еллыгына багышланган күргәзмә уза. Беренчесе – Гайшә Рахманкулова, икенчесе Магдалина Мавровская иҗатына багышлана.
5678-043, 5678-058 e-mail: galereya.hazine@mail.ru сайт: www.izo-museum.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте