10 июльдә Сынлы сәнгать музее паркында «Сандецкий утарында Jazz»VIIIхалыкара импровизация музыкасы фестивале-2014 ачыла һәм ул 2 айга якын дәвам итәчәк. Оpen-airформатындагы концертлар һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә узачак.
Фестиваль-2014 кысаларында Казанда күренекле джаз-музыкантлар — Яков Мэйман һәм Александра Могилевич (АКШ), Валерий Толстов һәм «Authentic Light Orchestra» (Швейцария), Stepanov Band (Москва), Ваагн Айрапетян (США-Армения), Антон Горбунов, Петр Ившин, Антон Давидянц, Вартан Бабаян (Мәскәү), Nadishana (Германия), Денис Кучеров (Санкт-Петербург), Андрей Руденко, Олег Анохин, Ольга Скепнер (Казан) һәм башкалар катнаша.
28 августта дөнья күләм танылган джаз җырчысы Магос Эррера(АКШ-Мексика) тагын өч җырчы (Алекс Кауц, Евгений Лебедев, Олег Осенков) белән бергәләп Латин Америкасы джазын тәкъдим итәчәк.
Афиша – http://jazzkazan.ru сайтында.
(843) 236-69-31
«Jazz в усадьбе Сандецкого» www.jazzkazan.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте