«Хәзинә» галереясендә «Идел белән Урал арасында» дигән яңа иҗат проекты тәкъдим ителә

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

20 июньдә  сәгать кичке дүрттә «Хәзинә» галереясендә «Идел белән  Урал арасында» дигән яңа иҗат проекты тәкъдим ителә. Бу проектта төрле төбәк рәссамнары –  Алексей Ефремов (Свердловск өлкәсе), Константин Матвиенко (Пермь өлкәсе), Рөстәм Хуҗин һәм Николай Петров (Татарстан) катнаша.

 Аның төп максаты – тамашачыларга Урал һәм Идел буе табигатенең гүзәллеген чагылдырган картиналар белән таныштыру.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International