Баулы районында «Гырон быдтон» республика удмурт мәдәнияте бәйрәме узды

2014 елның 17 июне, сишәмбе

14 июньдә Баулы районының Покров Урыстамак авылында «Гырон быдтон» республика удмурт мәдәнияте бәйрәме узды. Бу авылның Мәдәният йортында удмурт милли-мәдәни үзәге эшли. Бәйрәмнең ачылышында күп кенә рәсми затлар тарафыннан тәбрикләү сүзләре әйтелде.  Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта җыелган халык фольклор ансамбльләре чыгышын карап, әйлән-бәйлән уеннарында катнашып күңел ачты. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International