Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Интеллектуаль эшчәнлекне яклау һәм индивидуальләштерү чаралары өлкәсендә законнар аша уздырыла торган сәясәт нигезләре» дигән темага семинар-киңәшмә булып узды

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

10 июньдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Интеллектуаль эшчәнлекне яклау һәм индивидуальләштерү чаралары өлкәсендә законнар аша уздырыла торган  сәясәт нигезләре» дигән темага семинар-киңәшмә булып узды.

Анда интеллектуаль эшчәнлекне яклау һәм индивидуальләштерү чараларына кагылышлы мәсьәләләр, «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен товар сатып алу, эш башкару, хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон белән җайга салынган өлкәләрдә  гадәттән тыш хокукларга ия булу, авторларның әсәрләрен сатып алу тәртибе турында фикер алышулар булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International