13 – 15 июньдә Казанда һәм Свияжскида III Халыкара яһүд музыкасы фестивале узачак. Анда иң күренекле катнашучылардан берсе – джаз пианисты, композитор, импровизатор Леонид Пташка (Израиль). Леонид Петербург урамында фестивальнең ачылышында (13 июнь, 16.00), Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее паркында Европа джазы кичәсендә (13 июнь, 19.00), шулай ук ДЗКЗда «Израильмиксы» программасы белән чыгыш ясаячак (14 июнь, 17.00).
kazan.mfem@gmail.com, 8 927 4182725 (Жанна Мельникова).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте