7 июньдә Алабуганың Петропавел зиратында IБөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулу уңаеннан Австрия-Венгрия армиясе солдатларының төзекләндерелгән каберлегенә җәмәгатьчелек җыелды. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы хезмәткәрләренең тырышлыгы белән шәһәр зиратында әсир солдатларның ташландык каберләре эзләп табылды. Алар төзекләндерелде. 2200 солдат Алабугага 1915 елда китерелгән була. Шулар арасыннан вафат булган 140 кеше Петропавел зиратында җирләнгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте