Халыклар дуслыгы йортында Рус теле көнен билгеләп үттеләр

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Бу яңа бәйрәм Россиядә 6 июньдә үткәрелә. ООН 2010 елда, А.С. Пушкинның туган көне булганлыктан, нәкъ менә 6 июньне Рус теле көне дип игълан иткән иде.

Бәйрәм алдыннан Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә зур тантана узды. Анда әдәби әсәрләрдән өзекләр укылды, рус теленең барлыкка килүе һәм үсеше турында мәгълүмат бирелде. Болар барысы да  «Кудерушки», «Лад», «Жемчужинки», «Салават күпере» иҗат коллективлары чыгышы белән бизәп алып барылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International