15 майда билгеләп үтелә торган Гаилә көнендә «Гринландия — 2014» XXII Бөтенроссия автор җыры фестивале кысаларында бишенче читтән торып уздырылган конкурска йомгак ясалды. Быел оештыру комитетына Россиянең 67 төбәгеннән, чит илләрдән 1698 заявка килде. Һәр ай саен абруйлы жюри әгъзалары «яхшылар арасыннан яхшыларны» сайлап алды. Нәтиҗәдә 54 катнашучы лауреат, ә 144 катнашучы дипломант исеменә лаек дип табылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте