Свердловск өлкәсендә «Уралда татар китабы» дигән тифлотурне уза

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

3-4 июньдә Свердловск өлкәсендә «Уралда татар китабы» дигән  тифлотурне уза.

Аны Свердловск өлкәсенең сукырлар өчен махсус китапханәсе, Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе  (Татарстан Республикасы), Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсе мәдәният министрлыклары ярдәме белән оештырды.

Бу чарада Татарстан делегациясе катнаша. Анда шагыйрьләр, язучылар, шулай ук Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе  хезмәткәрләре белән очрашулар узачак. Шулай ук Свердловск укучыларына татар язучыларының 200дән артык китабы тасмага яздырылган аудиокитапханә тәкъдим ителде.

89033438746, gella291979@mail.ru)

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International