Ульяновскиның Тимер юл районында Сабантуй узды. Тимер юл районы Татар милли-мәдәни мохтарияте Сабантуйны инде берничә ел дәвамында оештыра.
Әлеге район администрациясе чакыруы буенча Сабантуйда Чүпрәле районы делегациясе дә катнашты. Алар кунакка буш кул белән бармадылар. Күп кенә бүләкләр, бәйрәм концерты Ульянда яшәүче милләттәшләрнең күңеленә хуш килде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте