29 майда Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә «Китапханәләрдә инвалидларга һәм халыкның хәрәкәт итүе чикләнгән башка төркемнәре вәкилләренә уңайлы шартлар тудыру» темасына фәнни-гамәли семинар уздырылды. Докладчылар шушы мәсьәләгә кагылган чыгышларында күп кенә мисаллар китерделәр, проблеманы хәл итүдә үтемле чаралар, ысуллар тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте