III “Нәүрүз” халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы кысаларында Саха-Якутия Республикасының Олонхо театры башкаруында “Удаганки” (Н.Абрамов) спектакле уйналды. Спектакльнең режиссёры – “Нәүрүз”ләрнең даими кунагы Степанида Борисова.
Шулай ук катнашучылар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Фәрит Бикчәнтәев куелышында “Җәйнең бер көнендә” (Й.Фоссе) спектаклен карый алды.
Форумның өченче көненең (4 июнь) кичке программасында – татар әдәбияты классикасы, күптән түгел тәмамланган сезонның премьерасы, Г.Камал пьесасы буенча “Банкрот” спектакле. Режиссёр – Фәрит Бикчәнтәев.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгынң матбугат хезмәте