«La Primavera» оркестры Балаларны яклау көнендә «Роналд Макдоналд йорты»нда яшәүче сабыйларга классик музыка концерты бирде

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

 Дөньяның 52 илендә теркәлгән «Роналд Макдоналд йорты» Бөтендөнья Хәйрия фонды авыру балаларның ачы язмышына битараф булмаган кешеләрне берләштерә. Россиядә ул 1995 елдан бирле эшли. «La Primavera» оркестры Балаларны яклау көнендә  авыру сабыйларга игътибарны арттыру максатыннан «Роналд Макдоналд йорты»нда яшәүче сабыйларга классик музыка концерты бирде. Концерттан тыш, музыкантлар балалар белән аралаштылар, конкурслар, викториналар уздырдылар, музыка турында  фикер алыштылар.

89872356688.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International