2–6 сентябрьдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм республиканың балалар лагерьләренең берсе базасында узачак VI Казан халыкара үзешчән, яшьләр һәм балалар кинофестиваленә заявкалар кабул итү дәвам итә.
Фестиваль кысаларында Россия һәм чит ил кино төшерүчеләре катнашында осталык дәресләре, иҗади очрашулар, фильмнар премьералары узачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
www.kazguki.ru, www.imanfilm.ru һәм http://mincult.tatarstan.ru (фестивальләр, конкурслар бүлегендә).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте