5 июнь, 10.00 һәм 11.00. Татарстан Республикасы Милли музееның конференцияләр залында табигатьне саклау проблемаларына багышланган «Хайваннар дөньясында» лекция-күргәзмәсе узачак
Бирегә килгән кунаклар Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы, сирәк һәм юкка чыгып баручы хайваннар, кошлар һәм башкалар турында мәгълүмат алачак, хайваннар дөньясының төрлелеге кимегәннән-кими бару сәбәпләрен ачыкларга тырышачак, Кызыл китап булдыру һәм аның планета генофондын саклаудагы роле турындагы мәсьәләләрне тикшерәчәк.
(843) 292-32-18.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте