Хәзерге заман сәнгате галереясендә рәссам Вячеслав Лысковның һәм аның шәкертләренең «Тормыш – бер мизгел, ә сәнгать мәңгелек» дигән күргәзмәсе ачыла

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

4 июньдә 16 сәгатьтә Хәзерге заман сәнгате галереясендә рәссам Вячеслав Лысковның һәм аның шәкертләренең «Тормыш – бер мизгел, ә сәнгать мәңгелек» дигән күргәзмәсе ачыла.

Әлеге күргәзмә күпләр өчен ачыш булачак. Чөнки Татарстанда яшәп иҗат иткән (1960–1970 елларда иҗат иткән) иң үзенчәлекле һәм мирасы тиешле бәя алмаган рәссамнарның берсе булган Вячеслав Лысковның тәрҗемәи хәленә, иҗатына, остазлык эшчәнлегенә  багышланган тулы  күргәзмәләр моңарчы булганы юк иде әле.

Күргәзмә 4 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

+7 (843) 238 43 27 , +7 (843) 236 69 21.

www.mesart.com/users/lyskov.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International