«Әкият» курчак театрында «Сөйкемле Шүрәле» халыкара конкурсына йомгак ясалды

2014 елның 3 июне, сишәмбе

1 июньдә «Әкият» курчак театрында «СөйкемлеШүрәле» халыкара конкурсына йомгак ясалды.

Конкурска барлыгы 672 эш тәкъдим ителгән иде, шулардан 130 эш өченче турга узды. Аларга абруйлы жюри бәя бирде. Төрле номинацияләрдә (киездән эшләнмәләр, туку, корама тегү, халык уенчыгы, кечкенә сынчыклар һ.б.) 54 катнашучы (7-17 яшь) лауреат исеменә лаек булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International