Чаллы шәһәренең Картиналар галереясе Халыкара балаларны яклау көнендә яшь тамашачылар һәм аларның ата-аналарын кунакка дәште

2014 елның 3 июне, сишәмбе

Чаллы шәһәренең Картиналар галереясе Халыкара балаларны яклау көнендә яшь тамашачылар һәм аларның ата-аналарын кунакка дәште. Бу көнне балалар һәм олылар өчен чын-чынлап сәнгать бәйрәме оештырылды. «Карусель искусств» дигән балалар иҗаты төбәк фестивале кысаларында зур залда балалар иҗаты күргәзмәсе ачылды. Анда шәһәрнең 15 сәнгать мәктәбе һәм студиясеннән 3 яшьтән 17 яшькә кадәр 295 укучының эшләре куелган иде. Чарада 800дән артык кеше катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International