Бүген Камал театрында "Нәүрүз" III Халыкара театр-мәгърифәти форумының пленар утырышы булды.
ТӨРЕКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы Генераль секретаре Дюсен Касеинов исеменнән кунакларга тәбрикләү сүзләрен ТӨРЕКСОЙда Азәрбайҗан вәкиле Эльчин Гафарлы, ә Татарстан Республикасы мәдәният министры котлавын аның урынбасары Ирада Әюпова җиткерде.
Пленар утырыштан соң секцияләрдә эш башланды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте