30 майда Казанның Халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы студентлары күп кенә мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре иясе, чигү һәм күн эшләнмәләр остасы, Татарстанның Халык рәссамы Софья Кузьминых белән очрашты.
Талантлы рәссам балаларга үзенең мәшәкатьле, авыр, әмма кызыклы, эчтәлекле гомер юлы турында сөйләде, күпсанлы сорауларга җавап бирде.
Очрашу барышында укучылар рәссамның иҗатына һәм тәрҗемәи хәленә багышланган «Гыйбрәтле язмыш чигешләре» дигән күргәзмә белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте