29 майдаТатарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортында милли киемле курчак-сыннар күргәзмәсе ачылды. Анда көньяк халыклары һәм Идел буенда яшәүче халыкларның милли киемнәрен «кигән» берничә дистә курчак куелган.
Күргәзмәнең авторы – КФУның Филология һәм халыкара багланышлар институты С.Сәйдәшев исемендәге Югары сәнгать мәктәбе рәсем һәм дизайн кафедрасы доценты Мәдинә Мәхмүтова. Күргәзмәне ачу чарасыннан соң тамашачылар хозурына төрле милләт вәкилләре катнашында концерт тәкъдим ителде.