«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Пушечный двор музеенда «Хәрби-тарихи кием» күргәзмәсе ачыла

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

3 июньдә 16 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының  Пушечный двор музеенда  «Хәрби-тарихи кием» күргәзмәсе ачыла. Биредә хәрби-тарихи клублар әгъзалары тарафыннан әзерләнгән төрле чорларга караган хәрби-тарихи киемнәр куелган. Алар төрле гасырларда кулланылган көбә күлмәкләр, очлымнар, сугыш коралларын озак еллар тикшеренеп,  төрле язма әдәбият өйрәнгәннән соң оригиналлар җитештерелгән материаллардан ясаганнар. Монда бернинди синтетика һәм ясалма күн материаллар кулланылмый. Күргәзмә кызыклы экспонатларга бай, аннан күп мәгълүмат алырга мөмкин.

(843)5678017 e-mail: kazan_kirmen@mail.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International