2014 елның 1 июнендә төрки илләр дәүләт театрларының җитәкчеләре советы – “ТӨРКСОЙ” Халыкара төрки мәдәният оешмасының III утырышы уза. Чара III Халыкара “Нәүрүз” театраль-белем бирү фестиваль-форумы кысаларында үтә.
Утырышта Әзербәйҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия, Төркмәнстан, Алтай, Башкортостан, Саха, Хакасия һәм Тыва дәүләт театрлары директорлары катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте