7 июньдә Ригада Европа сабан туе була

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
7 июньдә "Рига - Европаның 2014 елгы мәдәни башкаласы" программасы кысаларында Европа сабан туе уздырыла. Милли бәйрәмнең уздырылу урыны - Рига шәһәренең "Верман бакчасы" үзәк паркы. Латвиядә сабантуй 25 ел дәвамында уздырылып килә. Европа сабан туен уздыру ниятен Европа татар яшьләре күтәреп чыкты.
Европа сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Әлмәт муниципаль районы җаваплы. Сабан туенда Әлмәт районының иҗат коллективлары, шулай ук Татарстанның сәнгать осталары - ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы, "Казан егетләре" катнаша. Үзләренең чыгышлары белән сабантуй кунакларын җырчылар Ренат Ибраһимов, Мәликә, Илүсә Хуҗина сөендерәчәк.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International