30 майда һәм 1 июньдә Мәдәният елы кысаларында Казанда һәм Свияжск утрау-шәһәрчегендә «Музыка чолганышында» I Бөтенроссия яшьләр классик музыка фестивале уза.Анда консерватория, музыка уку йортлары студентлары, халыкара конкурслар лауреатлары катнаша.
Әлеге конкурс «Фортепиано», «Кыллы уен кораллары», «Тынлы уен кораллары», «Академикҗыр» һәм «Камераансамбле» номинацияләрендә уздырыла.
Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Украинадан һәм Кытайдан барлыгы 34 яшь музыкант киләчәк.
Фестиваль кысаларында төрле осталык дәресләре уздыру каралган.