«Әкият» курчак театрында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм уздырыла

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

1 июньдә «Әкият» курчак театры малай-кызларга, шулай ук аларның әти-әниләренә традицион рәвештә бәйрәм тамашасы тәкъдим итәргә җыена. Театр нәни тамашачыларын шатландырмакчы.

Театр каршындагы мәйданчыкта театральләштерелгән концерт программасы күрсәтеләчәк. Бәйгеләр, ярышлар да уздырылу каралган.

Бәйрәм тамашасыннан соң балалар Е.Шварц әсәре буенча «Көлбикә» спектаклен карый алачак. Программа 10.20, 12.20 һәм 14.20 сәгатьтә башлана.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International