27 майда туган як тарихын өйрәнүче Н.С.Харитонова һәм Чистай музейлар берләшмәсе хезмәткәре Р.Х.Хисамов язучы Виталий Александрович Шенталинский белән бергәләп Чистайның Марина Цветаева эзләрен саклаучы урамнары буйлап экскурсия уздырдылар.
Виталий Шенталинский – КГБ архивларында озак еллар эзләнү эшләре алып барганнан соң, М.И.Цветаева, А.А.Ахматова кебек күп кенә шагыйрьләрнең югалган әдәби мирасын халыкка кайтарган әдип. Чистайда эвакуациядә вакытта әдәбият әһелләре еш була торган урыннар - Литфонд интернаты, Твардовский һәм Гроссманнар, Треневлар гаиләләре йортлары, Лидия Чуковская һәм Анна Ахматова яшәгән өй Шенталинскийда зур кызыксыну уятты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте