Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Азәрбайҗан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концерты узды

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Азәрбайҗан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

Һәр елны 28 май көнне Азәрбайҗан Республика көнен бәйрәм итә.  Әлеге дәүләтнең иң зур бәйрәмнәреннән берсе булган бу тантананы Казандагы диаспора вәкилләре дә билгеләп үтте.

Концертка килгән халыкны Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консулы Сабри Тунч Ангылы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин һ.б. рәсми затлар тәбрикләде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International