27 май көнне бәйрәм чаралары кече яшьтәге балалар өчен төрле уеннар, викториналар белән башланып китте.
Укучылар өчен «Китапханә – гаҗәеп кызыклы бер дөнья» дип аталучы илебезнең иң зур китапханәләре буйлап сәяхәт оештырылды.
«Хуш килдең, укучы!» дигән ачык ишекләр көне кысаларында кече картиналар галереясында 1 номерлы балалар сәнгать мәктәбе укучылары күргәзмәсе ачылды.
Үзәк шәһәр китапханәсенең әдәби-туган якны өйрәнү музеенда әдәби сабантуй оештырылды. Анда «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары, танылган язучылар Вахит Имамов, Факил Сафин, Галиәхмәт Шаһи, Рәшит Бәшәр, Әлфия Ситдыйкова, Айрат Суфиянов катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте