Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика китапханәсендә «Китапханә шартларында күрү буенча инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче башка халык төркемнәре өчен уңайлы мохит тудыру» дигән темага республика семинары була

2014 елның 28 мае, чәршәмбе

2014 елның 29 маенда  Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика китапханәсендә «Китапханә шартларында күрү буенча инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче башка халык төркемнәре өчен уңайлы мохит тудыру» дигән темага республика семинары була.

Семинар эшендә ТРның 25 муниципаль районыннан күрү буенча инвалидлар белән эшләүче үзәк китапханә системасы җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук ТР Милли китапханәсе, республика китапханәләре, ТР Милли музее, ТР Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре, Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика китапханәсе бүлекләре һәм филиаллары хезмәткәрләре катнаша. 

Китапханә мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International