Бөекбритания һәм Россиядә аралаш мәдәният елы кысаларында 19 һәм 20 июньдә Лондонның Sadler's Wells Theatre» / Russell Maliphant Production театры М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Хәрәкәтсез ташкын» спектаклен куячак.
Казаннан тыш әлеге спектакльне Мәскәү, Воронеж, Екатеринбург тамашачылары да күрә алачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте