Биектау районында «Иске Казан түгәрәк уены» Республика татар фольклоры фестиваль-конкурсының III туры була

2014 елның 28 мае, чәршәмбе

31 майда Биектау районының Шәпше авылы мәдәният йортында фестивальнең III йомгаклау туры булачак. Анда Татарстан Республикасының 29 районы һәм шәһәреннән 66 коллектив һәм башкаручы катнаша. Катнашучыларны тыңлап карау 10 сәгатьтә башлана.

Конкурс йомгаклары буенча фестивальнең лауреатлары һәм дипломантлары билгеле булачак, ә иң яхшы коллективлар 2014 елның 28-30 июлендә Спас районының Болгар шәһәрендә узачак «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольлоры фестивалендә чыгыш ясаячак.

Фестивальне оештыручылар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International