2-8 июньдә Казанда III Халыкара “Нәүрүз” театраль-белем бирү фестиваль-форумы үтәчәк

2014 елның 28 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле журналистлар! 

Сезне 2-8 июньдә Казанда үтәчәк III Халыкара “Нәүрүз” театраль-белем бирү фестиваль-форумына чакырабыз. 

Фестиваль-форумның төп вакыйгалары:

1 июнь 10.00 “Биләр” кунакханәсенең конференц-залында иртәнге аш һәм төрки илләр дәүләт театрларының җитәкчеләре советы – “ТӨРКСОЙ” Халыкара төрки мәдәният оешмасының III утырышы.  

(Катнашалар: Әзербәйҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия, Төркмәнстан, Алтай, Башкортостан,Саха, Хакасия һәм Тыва дәүләт театрлары директорлары, шулай ук, “ТӨРКСОЙ” Халыкара төрки мәдәният оешмасының генераль секретаре Дюсен Касеинов (Астана, Казахстан).

2 июнь 10.00 Камал театрының Зур сәхнәсендәФестиваль-форум ачылу. Пленар утырыш.

Катнашалар:  

·                    Айрат Сибагатуллин - Татарстан Республикасы мәдәният министры

·                    Дюсен Касеинов - “ТӨРКСОЙ” Халыкара төрки мәдәният оешмасының генераль секретаре 

·                    Андрей Борисов - Саха (Якутия) Республикасы мәдәният һәм рухи үсеш министры һәм П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры сәнгать җитәкчесе

·                    Марина Дмитревская - Театр белгече, “Петербург театраль журналы”ның баш редакторы, сәнгать фәннәре кандидаты,  СПбГАТИ (Санкт-Петербург) профессоры

·                    Юрий Альшиц - режиссер һәм педагог, «AKT-ZENT» (Берлин) театраль оешмасы җитәкчесе

·                    Фәрит Бикчәнтәев - Г.Камал исемендәге театрның баш режиссеры, ТР Театр эшлеклеләре берлеге председателе, Төрки халыкларның Халыкара “Нәүрүз” театраль фестиваленең сәнгать җитәкчесе.

2 июнь 18.00 Камал Театрының Зур сәхнәсендә –  Ч.Айтматов «Хыялдагы күк ярым” спектакле.

3 июнь 18.00 Камал Театрының Зур сәхнәсендә – Н.Абрамов “Удаган кызлар”спектакле.

6 июнь 18.00 Камал Театрының Кече сәхнәсендә - У.Шекспир "Ричард  III" спектакле премьерасын матбугат чаралары өчен күрсәтү. Режиссеры - Илгиз Зәйниев (Камал театры)

7 июнь 18.00 Камал Театрының Кече сәхнәсендә – Фестиваль-форумны ябу, форум үтү нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл.  Халыкара театр педагоглары мәктәбен тәкъдим итү.

ИГЪТИБАР! 2 һәм 3 июньдә үтәчәк спектакльләрне карау өчен аккредитация үтү сорала. Аккредитациягә заявкаларны kamal_new@mail.ru адресы буенча 29 майга кадәр җибәрергә кирәк. Заявкада журналистның исем-фамилиясе, эш урыны, спектакль исеме, элемтәгә керү өчен телефон номеры күрсәтелергә тиеш.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International