Перьмдә 16-19 май көннәрендә узган «МОНОfest» II Төбәкара моноспектакльләр фестивале тәмамланды.
Фестиваль-конкурсның эксперт советы Мәскәү, Омск, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Киров, Новосибирск, Самара, Уфа, Сыктывкар, Пермь, Кудымкар, Вологдадан килгән 45 иҗади гаризасын карады һәм «МОНОfest 2014» фестиваль-конкурсы лауреаты исеменә лаек дип 10 спектакльне сайлап алды. Казан шәһәреннән фестивальдә Екатерина Васильева пьесасы буенча куелган «Бер көнне без барыбыз да бәхетле булачакбыз» спектакле белән «Театр. Акт» камера театры катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте