24 май – Славян язуы һәм мәдәнияте көне

2014 елның 23 мае, җомга

24 май борынгы заманның бөек мәгърифәтчеләре, славян әлифбасын уйлап тапкан Кирилл һәм Мефодий хөрмәтенә билгеләп үтелә торган Славян язуы һәм мәдәнияте көне.

Татарстанда Славян язуы һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итү кысаларында фәнни семинарлар, концертлар, китап һәм сәнгать күргәзмәләре оештырыла.  

Казан шәһәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданчыкта хор  бәйрәме булачак. Чараның рәсми өлеше 11 сәгать 30 минутта, концерт программасы 12 сәгатьтә башлана.

Хөрмәтле журналистлар! Аккредитация узу өчен 8-987-289-52-98, 8-905-314-13-06 телефоннарына һәм  gbkz-press@mail.ru электрон адресына (Айсылу Мирханова, С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы матбугат хезмәте).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International