Иртәгә Казанда Сергей Рахманинов исемендәге «Ак канәфер» IV Халыкара фестивале ачыла. Оештыручылар чакыруы буенча Казан шәһәренә пианистлар Рөстәм Хәйретдинов, Вадим Руденко һәм дирижер Кен-Дэвид Мазур киләчәк.
Концертларда Рахманинов әсәрләреннән тыш Чайковский, Прокофьев, Скрябин көйләре да башкарылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте