Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика китапханәсендә «Китапханәләр тормышыннан бер көн» дигән фотомарафон уза

2014 елның 23 мае, җомга

27 май – Бөтенроссия  китапханәләр көнендә Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика китапханәсендә «Китапханәләр тормышыннан бер көн» дигән фотомарафон булачак.

Фотомарафонны Чиләбе шәһәренең  является А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәсе оештыра.  

Фотомарафонда фотографлар, китапханәчеләр, шәһәр фотоклублары, мәктәп укучылары, блогерлар һәм башкалар катнаша ала.

Төп максаты – хәзерге заман китапханәләре, аның хезмәткәрләре, китапханәгә йөрүче укучыларның көндәлек тормышы турында тулырак мәгълүмат бирү,  бер көн – 26 майда төрле-төрле китапханәләрдә төшерелгән фотолардан бердәм фоторепортаж ясау.  

Акциянең координаторы - Гөлүсә Закирова. Катнашырга теләүчеләр 89033438746 телефонына шалтырата ала.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International