2014 елның 17 маенда Чаллы курчак театрында IV Халыкара курчак театрлары фестиваленә йомгак ясалды.
«Иң яхшы спектакль» номинациясендә Чиләбе өлкәсенең Озерск шәһәре «Алтын әтәч» курчак театры җиңү яулады, ул М.Смитт пьесасы буенча куелган «Хәйләкәр төлке турында әкият» спектакле белән чыгыш ясады.
«Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә Кострома шәһәреннән Михаил Логинов һәм Чаллы дәүләт курчак театрыннан М.Корнеичева дипломга лаек булды.
Иң яхшы рәссам эше дип Чиләбе өлкәсенең Озерск шәһәре «Алтын әтәч» курчак театрыннан Анна Кузнецова табылды.
Иң яхшы актер эше номинациясендә җиңүчеләр берничә иде.
«Иң яхшы актерлар ансамбле» дип «Серле сандык» спектаклендә катнашучы Воркута дәүләт курчак театры артистлары – Коми Республикасының атказанган артисты Наталья Сергеева, артистлар Катерина Вейенгард, Сергей Фурман билгеләнде.
«Иң яхшы актер эше» – Башкорт дәүләт курчак театры артисты Айрат Әхмәтшин, Самара курчак театрыннан Анатолий Жерноклев, Владимир өлкә курчак театрыннан Надежда Лукьянова.
«Иң яхшы актерлар дуэты» Чаллы дәүләт курчак театры артистлары – Татьяна Салихова, Егор Митрофанов.
«Иң яхшы икенче план артистлары» номинациясендә Сергей Гальперин дипломга лаек булды.
«Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә җиңүчеләр билгеләнмәде.
Мәгълүмат өчен: 8(8552)38-07-78, 8-905-372-1558. (Хлебникова Анастасия Константиновна)
Фестиваль матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте