Камал театрында «Нәүрүз» форумы кысаларында күктән иңдерелгән шаман кызлар хакында “Удаган кызлар” спектакль-олонхосы булачак

2014 елның 23 мае, җомга

3 июньдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә “Нәүрүз” форумы кысаларында – күктән иңдерелгән шаман кызлар хакында “Удаган кызлар” спектакль-олонхосы. Искәртеп үтәбез, III Халыкара “Нәүрүз” театраль-белем бирү форум-фестивале 2014 елның 2-8 июнендә Казанда үтәчәк.

Н.Абрамовның «Удаган кызлар» Якут Театр Олонхо спектаклен карау өчен өч сәбәп бар.

Беренчедән, бу спектакль - легендар якут актрисасы һәм җырчысы, Россиянең халык артисткасы, “Нәүрүз” фестиваленең даими кунагы Степанида Борисованың режиссер буларак куйган беренче эше.

Икенчедән, «Удаган кызлар» - спектакль-олонхо. Олонхо – ЮНЕСКО тарафыннан сөйләм шедевры һәм халыкның материаль булмаган мирасы итеп танылган якутларның борынгы эпик сәнгать төре. «Удаган кызлар» - олонхо поэма-эпос үрнәге. Шуңа да спектакльдә бер генә сүз дә яңгырамый. Әмма Олонхо, үзенчәлекле шигъри ритмга корылган олонхо текстларын җырлау һәм укудан – тойуктан башка мөмкин түгел. Театр Олонхо остасы, сәхнә хәрәкәте белән җырны кабатланмас дәрәҗәдә берләштерә алу үзенчәлегенә ия кеше - әлбәтта, Степанида Борисова. Спектакльдә аның укучыларын бутау мөмкин түгел. Алар Тойукны матур, якты һәм үзенчәлекле итеп башкарулары белән аерылып торалар.

Өченчедән, «Удаган кызлар» - сихер сәлатенә ия хатын-кызлар хакындагы спектакль. Удаган - шаманнар һәм көрәшчеләр. Алар шаман-ирләргә караганда югарырак дәрәҗәдәге көчкә һәм сәләткә ия дип саналалар. Ышануларга караганда, удаганкалар өч дөньяда яшиләр: Күктә, Җирдә һәм Җир астында. Шунысы кызык, Күктә шаман-ирләр юк, күк кызлары гына... Степанида Борисова спектаклендәге искитмәле удаган-кызлар гади хатын-кызларга әйләнеп, мәхәббәт ялкынында янарга, ана булу бәхетенә ирешергә телиләр...

Спектакль 16 яшьтән башлап тамашачылар өчен.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International