Истәлекле дата – Беренче дөнья сугышы (1914-1918 еллар) башлануга 100 ел тулуны билгеләп үтү максатында 2014 елның 5-9 июнендә Алабуга шәһәренә рәсми визит белән 1914-1918 еллар Австрия-Венгрия армиясе хәрбиләренең яңадан торгызылган хәрби зиратын ачу өчен Австрия делегациясе киләчәк. Әлеге чара 7 июнь көнне 9 сәгатьтә була.
Рәсми визит кысаларында Австрия делегациясе Казан музейларында, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы күргәзмәләрендә булачак, шулай ук Сабантуй татар милли бәйрәмендә катнашачак.
Элемтә өчен: Евгения Сошникова, (85557)7-86-68
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы мәгълүмат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте