2014 елның 5-7 май көннәрендә Төркиянең Искешәһәр һәм Әнкара калаларында «Төрки дөньяда һәм Евразиядә хатын-кыз һәм мода» көннәре булып узды.
Программада – яшь модельерлар конкурсы, 20 илдән килгән сәнгать белгечләре һәм модельерлар катнашында халыкара конференция, шулай ук Казахстан, Әзәрбайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Монголия, Россия субъектларыннан килгән 30 дизайнер коллекциясенең мода күргәзмәсе.
Татарстанның танылган дизайнеры Надежда Әюпованың татар милли костюмы мотивларына нигезләнгән коллекциясе Төркия башкаласы кунаклары тарафыннан аеруча җылы кабул ителде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте