21 майда «Татармультфильм» берләшмәсендә TV Токио япон телевидениесе төркеме булып китте. Корреспондентлар Ю Ирикура һәм Юичиро Ивашита татар аниматорларының ничек эшләүләре, хәзерге вакытта нинди мультфильмнар төшерүе белән кызыксынды.
Студия директоры Азат Ганиев кунакларны «Татармультфильм» оешу тарихы, мультфильмнарның милли геройлары белән таныштырды.
Киләчәктә «Татармультфильм» берләшмәсе Габдулла Тукай әсәрләре буенча япон телендә мультфильм төшерүне планлаштыра.
Мәгълүмат өчен: 518 34 05
«Татармультфильм»ның матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте