Славян язуы һәм мәдәнияте көнен Казан зур җыр марафоны белән билгеләп үтәчәк

2014 елның 21 мае, чәршәмбе

24 майда бөтен Россия буйлап, шулай ук славяннар яши торган башка илләрдә Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә. 

РФ Президенты Указын гамәлгә ашыру максатында быел Славян язуы һәм мәдәнияте көне Мәскәү шәһәрендә һәм Россиянең башка төбәкләре башкалаларында  «Россиядә җырбөтен гомергә» киң масштаблы хор марафон белән билгеләп үтелә.

Казан әлеге бәйрәмне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданчыкта хор бәйрәме рәвешендә уздыра.  

Чараның рәсми өлеше 11 сәгать 30 минутта башлана, ә концерт программасы - 12 сәгатьтә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International