2014 елның 22 маенда Чистай шәһәре музей берләшмәсенең Б. Пастернак мемориаль музеенда язмышы әлеге шәһәр белән тыгыз бәйләнгән язучы Виталий Шенталинский белән иҗади очрашу булачак.
Виталий Шенталинский – поэт һәм прозаик. 1939 елда Себердә туган. Балачагы Кама ярындагы Чистай шәһәре янындагы авылда уза.
Якташ язучы Виталий Шенталинский белән «Режиссер – ул язмыш үзе” дигән иҗади очрашу 14 сәгатьтә Чистай шәһәре Ленин урамы, 81 йорт адресы буенча урнашкан Б. Пастернак мемориаль музеенда булачак.
Музейның матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте