ТР Мәдәният министрлыгы Казан шәһәре, Гладилов урамы, 53 йорт адресы буенча урнашкан «Казан җитене» агросәнәгать корпорациясе” ачык акционер җәмгыятенә карата планлы күчмә тикшерү уздырды.
Әлеге бина федераль әһәмияттәге мәдәни объект булып санала. Тикшерү барышында хокук бозулар ачыкланды һәм административ хокук бозулар турында беркетмә төзелде, эш материаллары Киров район судына җибәрелде. Тикшерү материалларын судта караганнан соң, юридик затка 200 мең сум күләмендә административ штраф салынды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте